Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Татар исән — исең китәрлек!

"Күңел чыңы" түгәрәге иҗатчысы яза.

Кол Шәрифе аның
балкып тора,
Ил өстенә якты нур коеп.
Татар дигән мәгърур, бөек исем
гасырларда яшәр
җыр булып.
Җир шарына чәчелеп сибелсә дә,
Телен, динен саклый татарым.
Ядъкарь булып калган үз иле бар,
Үз теле бар бөек
Татарның.
Ассалар да,башын
чапсалар да
Татар исән — исең
китәрлек!
Кыйблага караган
ярым ае,
Үз дине бар -,гашыйк итәрлек.
Мин — татар, — дип
узам гомер юлым.
Шуңа күрә шундый
горур мин.
Бөек. Болгар каны
ага миндә,
Беркемгә дә җирдә баш имим.
Куенымда пычак
Юк бит минем,
Гафу сорарга да
әзермен.
Миңа таш атканга,
ашым әзер —
Ишегемне ачып
кертермен.
Ләкин әгәр мине
кимсетсәләр,
горур исемемә
кагылып.
Сүзем- пычак,
телем- агу булыр.
Мәйданнарда әйдәп барырлык.

Оркыя ФӘСХИЕВА
Күшәр-Казан

Чыганак: http://ijat-rt.ru/tatar-ile/

С.Мингатина фотосында - Күәм авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев