Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Вакыт үтәр, гафу сорар...

Рүзия Камаевага багышлыйм

КОРЫЧ ХОЛЫК

Язмышыңның ачы җилләреннән

Кояш нурын кушып тәкыя үрдең,

Шашып яуган бозлы яңгырлардан,

hәр чәчәккә купшы пәрдә элдең!

Тояк астыннан очкан ташлардан

Күз карашларың белән эретеп

Әкияти сарай-кирмән кордың,

Алтын-көмеш төсне мул йөгертеп!

Түбән җанлы бәндә сүзләреннән

Каушамадың, көлдең үзләреннән

Вакыт үтәр, гафу сорар синнән,

Канлы яшен кояр күзләреннән!

hәр яңа көн сиңа бәхет юрый,

Дошманнарың айга карап улый,

Чыныктыра гына кырыс бушлык,

Ярдәм итәр сиңа корыч холык!

Марсель ШАРАПОВ,

Арча районы, Сарай - Чокырча авылы

С.Мингатина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев