Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Яшьлегем көйләре

"Күңел чыңы" иҗатчысы

Күңелемдә илаһи бер мизгел,
Бәхет тулы минем инешем.
Кулларымны җәеп, иркен сулап,
Гомер сукмагыннан килешем.

Саф һавасы аның - чиста күңелем,
Зәңгәр рәшә - өмет, хыяллар.
Чабаталы үлән - балачагым,
Яшьлегем ул - биек кыялар.

Тау итәге шаулап, гөрләп тора,
Ә гашыйклар җырлый үз җырын.
Ай нурында серле елмаюлар,
Күзләр эзли һәрчак үз тиңен .

Чия куаклары ак чәчәктә,
Кичке уен, алан киңлеге.
"Капка"аша үтә гашыйк йөрәк:
" Син минеке, ә мин синеке".

Рәхәт оеп тыңлыйм еллар аша,
Яшьлегемнең уен көйләрен.
Хәтеремдә саклыйм бик кадерләп,
Чияләрнең никах төннәрен!!!


Фәрдия Төхфәтуллина, Күәм авылы

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев