Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Яшәп була микән? Кайберәүләр кебек

Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы

Яшәп була икән
хезмәт сөеп,
Һәм сөймичә
ансат кына итеп.
Көч куймыйча
яшәп була микән
Кайберәүләр кебек
этеп-төртеп.
Яшәп була микән
байлар кебек,
Җиңел кәсеп  итеп,
байлык туплап.
Шул байлыкны
урлатмыйм дип
Мендәр күрми башы,
ятмый йоклап.
Хәләл байлык кирәк
ни дисәң дә,
Хәрам җыйсаң да
тормый кесәңдә.
Маңгай тирең тамсың
һәр эшеңдә.
Кешенекен чәлми
яшә җирдә.
Кемдер өстен чыкса
әгәр синнән
Тормышы да җайлы,
көйле барса,
Көнләшмә син,
барлык нәрсәләр дә
Тигез булмый,
бел син, миңа калса.
Байлыгың иртәгә бише белән
Төртеп чыгар җанҗаллы тормышта.
Зиннәтле сарайларың
булганчы
Гади итеп яшә
тынычлыкта.
Яшәп була икән төрлечә дә
Саулык дигәннәре –
иң кирәге.
Бер-береңне аңлап
яшәү, эшләү
Бу җиһанда шулдыр –
иң кыйммәте.
Фото Гөлнар Мөхәмәдҗанова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев