Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

22 майдан – 28 майга кадәр.

Кучкар

Серләрегезне тулысынча бүлешкән кеше белән сак булырга кирәк. Ул сезнең ышанычыгыздан нык файдаланып, зыян салырга мөмкин. Бу атна элегрәк җибәрелгән хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирә. Өстәмә керем керүе мөмкин. Ял көннәре уңай кәеф белән сөендерер.

Үгезбозау

Нинди генә эшкә тотынсагыз да, тыныч күңел белән башлаган эш кенә яхшы нәтиҗә бирә. Абруйлы кешедән тәкъдим килсә, каршы килмәгез, җитди карагыз. Бу сөйләшү сезнең өчен уңай нәтиҗәләргә ирешергә бер сәбәп. Ял көннәрен якыннарыгызга сарыф итегез.

Игезәкләр

Атна күңелле мизгелләргә бай. Ниһаять, күптән хыялланган эш белән шөгыльләнә башлаячаксыз. Чынга ашмас булып тоелган хыялыгыз атна ахырында тормышка ашачак. Иң мөһиме, планнарыгыз турында алдан беркемгә дә сөйләмәгез.

Кысла

Четерекле карарлар кабул иткәнче, ышанычлы кешеләр белән киңәшеп алыгыз. Дөрес юлны сайласагыз, кесә ягыгыз шактый гына калынаер. Алдагы тормышта файда китерерлек яңа танышлар барлыкка килергә мөмкин. Кыскасы,нәрсә булса, бар да яхшыга. Арыслан Тормышыгыздагы аңлашылмаучанлыкларны җайлы гына итеп уңай хәл итәрсез. Тыныч, керемле чор башлана. Атна уртасында көтелмәгән сәфәр яки ниндидер мөһим эш килеп чыгарга мөмкин. Шәхси тормышыгызга чит кешеләрне кертмәгез.

Кыз

Бу атнада финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнергә кирәкми. Проблемаларны гадәтләнгән ысул белән хәл итү тиешле нәтиҗә бирмәячәк. Башка юлын табарга кирәк. Сезгә яңа ысуллар уйлап табарга туры киләчәк, шул очракта теләгәнегезгә ирешерсез.

Үлчәү

Бу атнада шәхси тормышыгызны җайлау иң мөһим бурыч булып тора. Төрле вакыйгалар булырга ихтимал. Нинди генә эшкә тотынырга уйласагыз да, сабырлык һәм тырышлык сорала. Якыннарыгызга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.

Чаян

Сез нәрсә эшләргә кирәген беләсез, бөтен көчегезне җыеп, тотынырга кирәк. Вакытны бушка үткәрмәгез. Тик шулай да, ирешелгән уңышларыгызның нәтиҗәсе, кесәгез аша икәнен якыннарыгызга сиздермәгез, мөнәсәбәтегез бозылуы ихтимал. Сезне яңа эшлекле очрашулар көтә.

Укчы

Рухи яктан үсү, нәрсәләргәдер өйрәнү өчен, сәяхәткә чыгу өчен шәп чор. Тик үзегезгә “җирдән аерылуга” комачаулаучылар табылмагае… Гомумән, сезнең өчен елның иң кызыклы, иң уңайлы чоры. Мөлаем, энергияле, талантлы, өстәвенә әле акчалы да булып куячаксыз.

Кәҗәмөгез

Тырышлык һәм сүзгә осталык кайберәүләрнең борыннарына чиертү белән төгәлләнер. Әмма шуны белеп торыгыз: артык шикләнүчән булуыгыз, юлыгызга аркылы төшеп, искитмәле мөмкинлектән коры калдырырга мөмкин.

Сукояр

Эшеңдә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен шәхси элемтәләрне файдаланырга туры киләчәк. Барысы да яхшы булачак, абруең артачак, хәтта яңа вазыйфа тәкъдим итүләре мөмкин. Бер генә киңәш: энәсеннән җебенә кадәр уйлап эш ит. Җиде кат үлчә, бер кат кис, дип юкка гына әйтмиләр.

Балык

Авызыңны үлчәп ач, ялгыш кына кемнеңдер серен чишүең яки кирәкмәгән сүзләр ычкындыруың бар. Йортка, гаиләгә кагылышлы планнарыңны тормышка ашыра башлау өчен кулай вакыт. Финанс хәлең тотрыклы. Онытма: барысы да вакытлыча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев