Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызнамә

Йолдызнамә

12 июньнән – 18 июньгә кадәр

Кучкар

Бу атнада кибетләрдә йөрергә яратучыларга бәхет елмаячак: юлыгыз уңар, ташламалар да очрап кына торыр. Үзегездән берни җәлләмәгез. Буш вакытларыгызны дус-туганнарыгыз белән табигатькә чыгып уздырырга тырышыгыз.

Үгезбозау

Бөтен кешегә ярдәм итәргә алынуыгыз, башкаларның авыртуларын үзегез аша кичереп, ярдәм итүегездән оста файдаланучылар бар. Андый «сорыкорт»лардан вакытында котылыгыз. Бераз кеше турында гына түгел, үзегез турында да уйлап яшәп карагыз.

Игезәкләр

Бәйрәмнәр кесәгезне шактый гына чистартты. Күңелегезне төшермәгез. Тормышыгызда яңа чорның башланып килүенә ишарәләрдәй яңалык булыр. Бу күңелегездә зур шатлык уятыр. Сезгә тагын да җитдирәк, җаваплырак булырга кирәк.

Кысла

Финанс мәсьәләләрен хәл итү өчен уңайлы, җайлы чор. Хезмәт баскычыннан әйбәт кенә күтәрелү өчен моңа кадәр күрелмәгән мөмкинлекләр ачылырга тора. Шәхси тормышыгызда да тәртип. Гүя бәхет аягыгызга уралып йөри кебек…

Арыслан

Соңгы вакытларда сагаеп калырлык бер вакыйга булачак. Әмма аның сезгә бер зыяны да тимәячәк. Киресенчә, тормышыгызны җайлап җибәрергә ярдәм итеп кенә куячак. Хезмәтне беренче урынга куеп, гаиләгез турында онытып җибәрмәгез.

Кыз

Зур гына проблемаларыгызны хәл итү өчен бик уңайлы сәбәп чыгар. Хыялларыгыз тормышка ашар. Моның өчен нәрсә кирәк – язмышыгыз барысын да үзе хәл итеп куяр. Бәйрәм чараларында кыенсынып тору түгел, бәлки үзегезне күрсәтергә вакыт җиткәндер. Финанс кереме көтелә.

Үлчәү

Дөньядагы тынгысызлыкка карамастан, тормышыгызның җиңеләюен сизеп сөенерсез. Күп кенә проблемаларыгыз чигенәчәк яки бөтенләе белән юкка чыгачак. Яңа танышыгызның бик вакытлы киңәше күңелсезлектән коткарып калачак.

Чаян

Атна башында көтелмәгән мәшәкатьләр килеп чыгу сәбәпле, планнарыгызны төптән үзгәртергә туры килер. Ләкин бу файдага гына булыр: акчагыз янга калыр. Эшлекле очрашуларда күптәнге танышыгызны очрату күңелегезне күтәрер. Ял көннәрендә гаиләгез белән табигатькә чыгыгыз.

Укчы

Моңа кадәр күренмичә килгән талантыгыз әйбәт кенә керем китерә башлар. Бу чорда ирештерелгән тәкъдимнәрне, ике дә уйламастан, кабул итегез. Өлкән буын белән аралашканда, сүзгә саграк булыгыз: үзегезне аңламаулары ихтимал.

Кәҗәмөгез

Атнаның беренче яртысында сәламәтлеккә игътибарлырак булу кирәк. Эштәге киеренкелек организмны инде алҗытырга да өлгергән. Аның каравы ял көннәре бик зур күтәренкелектә узачак – бердәнберегез искиткеч матур бүләк ясаячак, дусларыгыз өметле хәбәрләр белән сөендерәчәк.

Сукояр

Бу атнада язмышыгызга уңай йогынты ясардай яңалыклар килеп ирешер. Гомумән, тормышыгызда яңа юллар ачылыр. Ул гына да түгел: көтелмәгән вакыйга һәм эшлекле тәкъдимнәр булыр. Ачыктаначык сөйләшү күңелегездәге күп кенә сорауларга ачыклык кертәчәк.

Балык

Көндәлек эшләр һәм тормыштагы вак-төяк проблемалар белән мәш килерсез. Хафаланмагыз: алар сезгә күңел тынычлыгы китерү генә түгел, бәлки әле әйбәт кенә керемгә өмет-ышаныч та уятыр. Югарырак вазыйфага күтәрелү өчен мөмкинлек ачылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев