Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Исеңдә тот

Гомер бер генә бирелә, шуны онытмыйк

Су коену кагыйдәләрен белү һәм үтәү мөһим дип искәртә коткаручылар.

Бу гади кагыйдәләр гомерләрне саклап калырга ярдәм итә:

 – коену өчен махсу җиһазландырылган, коткаручылар булган пляжларны гына сайлагыз;

–  ярдан ерак йөзмәгез, кире чыгарга көчегез калмавы ихтимал;

– хәвефсез зонаны күрсәтүче калкавычлардан ары китмәгез;

– таныш булмаган урында һәм суның тирәнлеген белмәгән килеш биек урыннан суга сикерү тыела – аның төбендә очлы предметлар, агач ботаклары, ташлар ятарга мөмкин;

– үтеп барган көймә, катер һәм башка төр су транспортына якын йөзмәгез;

– күпер, причал, көймәләрдән суга сикермәгез;

– суга батучыга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен өйрәнегез. Үз вакытында һәм дөрес күрсәтелгән ярдәмнең кайчак кешенең гомерен саклап калу өчен бердәнбер мөмкинлек икәнлеген онытмагыз;

– исерек килеш су коенмагыз: “Эчкәнсез икән, өстәл артында утырыгыз, ә суга кермәгез!” – диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсеннән.

 

Белгечләр шулай ук су астында озак вакытка калмаска, ач килеш коенмаска, cуга кергәнче берничә җиңел күнегү ясап алырга киңәш итә. Суда 30 минуттан да озаккарак калмагыз,температура түбән булганда – 5-6 минут та җитә, диләр алар. Ә йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган сулык та җитеп тора.

 

Дөнья хәлен белеп булмый, ул-бу була калса, 112 санлы ашыгыч ярдәм номерын тизрәк җыярга кирәк. Андый чакта минут кына түгел, һәр секундның хәлиткеч булуы ихтимал.

 

Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк. Гомер бер генә бирелә икәнлеген онытмыйк.

 

Автор : Язгөл Сафина
Фото: www.chelsosna.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев