Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Исеңдә тот

Ут белән саксыз эш итү - янгынның иң таралган сәбәпләренең берсе

Хөрмәтле Әтнә районы халкы!

Ут белән саксыз эш итү - торак йортларда да, башка биналарда да, корылмаларда да янгыннарның иң таралган сәбәпләренең берсе. Эш урынында яки торак секторда янгынга юл куймас өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк .

Исегездә тотыгыз:

- биналарда , кыяклы массивларда ,печәнлек җирләрендә һ. б. тәмәке тартырга ярамый.

- тәмәке тарту махсус билгеләнгән урыннарда гына рөхсәт ителә

-чүп савытларына хәтта сүнгән тәмәке дә ташларга ярамый .

- йортларда ачык ут ( шәм) белән файдаланырга ярамый ,батареялардан эшли торган фонарь сатып алырга киңәш ителә.

- шырпы яки тәмәке кечкенә балалар кулына эләкмәүен күзәтеп торырга кирәк.

- электр инструменты белән эшләгәндә янәшәдә генә җиңел янып китүчән предметлар булмавына инаныгыз.

- ачык ут (газ горелкалары , паяль лампалары, примуслар, факеллар, шәм) кулланып, туңдырылган коммуникацияләрне җылытырга ярамый

- ут белән сак эш итү темасына балалар белән даими рәвештә аңлату әңгәмәләре үткәрергә кирәк.

- махсус билгеләнгән урыннардан тыш, беркайда да учак ягырга ярамый

- газ плитәләре, мичләр һәм электр приборларын да караучысыз калдырырга ярамый.

Исегездә тотыгыз, ут хаталар кичерми. Гадәттән тыш хәл булган очракта «01»,»101» «112» номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм туганнарыгызның тормышын саклагыз.

Әтнә һәм Арча районнары буенча янгын күзәтчелеге булеге начальнигы урынбасары Гильмуллин Р.Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев