Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме әле

Галимнәр яман шешкә иң бирешүчән кан төркемен атадылар

Онкологиягә бирешми торган иң тотрыклы төркем - II кан төркеме булган кешеләр. Каролин университеты галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Белгечләр 25 ел дәвамында берничә мең пациентның медицина мәгълүматларын анализладылар. Тикшеренүләр II төркем кан ияләренең онкоавыруга каршы тора алу сәләтен хәбәр иттеләр.

Ә менә канның I төркеме булган кешеләрнең онкоавыруга каршы тора алу сәләте аз икән. 

Шуңа күрә галимнәр беренче кан төркеме булучыларга  гел тикшеренеп торырга киңәш итәләр.

Шул ук вакытта галимнәр, яман шеш барлыкка килүнең төп факторлары дип, элеккечә үк  тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләрне күп  куллануны әйтәләр. Элегрәк кызыл ит һәм химик эшкәртелгән итне артык куллану кешедә яман шеш үсешенә китерергә мөмкин, дип әйтелә иде. Бу хакта табиб-онколог Андрей Пылев белдерде.

https://online-news.ru/2020/02/uchenye-nazvali-samuyu-ustojchivuyu-k-raku-gruppu-krovi/  файдаланылды

Архив фотосы - Әтнә таңы, 2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев