Россиядә аз керемле гаиләләр өчен яңа салым түләве кертелә. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, яңа ярдәм чарасы ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга каралган. Программа 11 миллионга якын бала тәрбияләүче 4 миллионнан артык гаиләне колачлаячак.
Түләү “Россиядә демографик борылыш: казаныш юллары” конференциясендә тәкъдим ителде. Хөкүмәт бу чара аша аз керемле гаиләләргә өстәмә финанс ярдәм күрсәтергә ниятли.
Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, түләүне рәсмиләштерү өчен берничә шарт үтәлергә тиеш:
– ата-аналар һәм балалар Россия гражданнары булырга;
– гаилә ил территориясендә даими яшәргә тиеш;
– ата-аналар салым резиденты булырга һәм мөрәҗәгать иткән елда керем салымы (НДФЛ) түләргә тиеш.
Яңа түләү механизмы гаиләләрнең керемнәрен тотрыкландыруга һәм демографик сәясәтне көчәйтүгә юнәлтелгән.
Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Нет комментариев