Әтнә таңы

14 гыйнвар көнне Әтнә үзәк шифаханәсендә озак еллар акушерка булып хезмәт куйган Габдрахманова Резеда Габделвәли кызының олугъ юбилее.

Хөрмәтлебез!

Реклама

Сезне чын йөрәктән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сез – киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җит­кереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кешелекле, сәләтле, белемле хезмәттәш. Ачык йөзегез, ягымлы карашыгыз кү­ңелгә дәва. Сезгә бары ныклы сәламәтлек, озын гомер, балалар һәм оныклар бәхете, иман байлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Кылган игелекләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.
Иң изге теләкләр белән Әтнә үзәк шифаханәсе коллективы, профсоюз ошемасы, ветераннар советы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: