Шул уңайдан Күәм мәктәбенең яңартылган музеенда әдәби чара узды.
Чараны тарих укытучысы Гөлнара Сөнгатова үткәрде.
Укучыларга Самат Шакир исеме яхшы таныш. Алар аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны, туган якка багышлап язылган күпсанлы шигырьләрен яттан беләләр.
Самат Шакир кебек күпкырлы шәхеснең иҗаты, аның иҗтимагый эшчәнлеге еллар узган саен тагын да актуальләшә, яңа заман күзлегеннән чыгып яңача өйрәнүне көтә.
Нет комментариев