Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2020 елда коронавирус аркасында аерылышучылар саны кимегән

2020 елда аерылышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18% ка кимрәк.

   2020 елда Казанда коронавирус буенча чикләүләр аркасында никахлашу процессларының саны 18% ка кимегән. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина сөйләде. 

" Узган ел аерылышу турында 3,9 мең акт теркәлгән, бу 2019 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 18% ка кимрәк", — диде Миңнуллина.

Шул ук вакытта узган ел нәтиҗәләре буенча 8,3 мең никах теркәлгән. Узган елдагы кебек үк, 25 яшьтән алып 34 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар ЗАГСта ешрак үз мөнәсәбәтләрен теркәделәр. 

" Соңгы 11 ел дәвамында Идел буе федераль округының миллионлы шәһәрләрендә никахлар һәм аерылышулар санын чагыштырып, Казан никахлашу статистикасының иң яхшы күрсәткечен саклап кала", - дип билгеләп үтте спикер.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2020 елның 28 мартыннан 12 маена кадәр, махсус эпидемиологик режим гамәлдә булган чорда, ЗАГС органнарында, аерым очракларда, бары тик кияү һәм кәләш барында гына, үлем, туу һәм никах теркәүдән тыш, Гражданлык хәле актларын теркәү туктатылды.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/18-01-2021/v-2020-godu-v-kazani-iz-za-koronavirusa-umenshilos-kolichestvo-razvodov-5799704

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев