Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталын торак алуга тоткан

2023 елда Татарстанда 23 меңнән артык гаилә ана капиталы чараларын торак шартларын яхшыртуга, 9 378 гаилә – балага өч яшь тулганчы ай саен акчалата түләү алуга, ә 7 меңнән артыгы балаларны укытуга юнәлдергән. Әлеге мәгълүматларны ТР Икътисад министрлыгы китерә. Ведомствода искәртүләренчә, ана капиталы чараларын инвалид булган баланы тернәкләндерүгә яки әни кешенең булачак пенсиясенә дә юнәлдерергә була.

Бу ел башыннан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча ана (гаилә) капиталын 20 меңнән артык гаилә алган. Алардан 19 меңнән артык гаилә түләүне проактив режимда, аны алу өчен өстәмә гаризалар биреп тормыйча рәсмиләштергән.

Әлеге программа эшли башлаганнан бирле республикада ана капиталы инде 400 мең гаиләгә тапшырылды. Мәгълүм булганча, 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче бала өчен ана капиталы быелның февраленнән 586 947 сумны тәшкил итә.

ТР Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2023 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 2,6 миллиард сум бүленгән. Аның 1,9 миллиард сумы балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән: балалар тәрбияләүче гаиләләрнең аерым категориясенә айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган. Бала туганда акчалата иң зур социаль ярдәм – ана (гаилә) капиталы.

Тулырак Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев