Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

2023 елда Татарстанда бума ютәл белән узган елларга караганда 10 тапкыр ешрак авырганнар

Татарстанда яшәүчеләр узган елда сулыш юлларында вируслы кискен инфекция, грипп һәм Covid белән сирәгрәк , әмма кызамык, бума ютәл һәм бөер синдромлы гемморрагик бизгәк (ГМЛС) белән ешрак авырды. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе коллегиясе алдыннан ведомство җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«2023 елда йогышлы чирләр белән авыручыларның гомуми санын алсак, аларның саны 20 процентка кимегән. Әмма авыручылар санын кискен респиратор инфекцияле чирләр, грипп һәм коронавирус белән авыручылардан башка карасак, авыручылар 11 процентка арткан», - диде баш санитар табибы.

Марина Патяшина аңлатуынча, бу узган елның үзенчәлекләре булуын аңлата. Мисал өчен, быел кызамык, бума ютәл һәм бөер синдромы булган тычкан бизгәге таралды. Мисал өчен, бөер синдромлы гемморрагик бизгәк авырулары 16 процентка арткан.

«Бума ютәл белән авыручылар уртача күпьеллык күрсәткечтән 10 тапкырга арткан, һәр икенче авыручы диярлек 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге мәктәп укучысы», - дип өстәде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев