Хәбәрләр

2025 елда Татарстан юлларына 118 млрд сумнан артык акча кертелде

Бу хакта брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Төбәк һәм җирле юлларга 82,2 миллиард сум акча тотылган. Күпчелек өлеше (74,28 миллиард) Татарстан бюджетыннан, тагын 7,9 миллиард - федераль бюджеттан киткән.

Быел 37 километр озынлыктагы автомобиль юлларын грунтлыдан вак ташлы-комлыга күчерү өчен өстәмә миллиард бүлеп бирелүе билгеләп үтелә.

Тагын 36,6 миллиардны муниципалитетларның урам-юл челтәренә тотканнар.

Казанга - 16,2 миллиард, Яр Чаллыга - 4,5 миллиард, Түбән Камага 1,6 миллиард керткәннәр.

Калган муниципаль берәмлекләргә 14,2 миллиард киткән.

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, муниципалитетлардан «федераль трассалар тапшырган вакытка караганда» уңай бәяләмәләр дә күбрәк булган.


Нет комментариев