Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Попова: Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады

«Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыручылар булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова.

 Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады, дип бәяләде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова республика эшен.

«Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыру очраклары булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова. 

Ул балаларның җәйге лагерьларда ялы өзлексез, тотрыксыз оештырылганын билгеләп узды. «Сез барысын да без алдан кушкан таләпләр буенча оештырдыгыз, күрсәтмәләр төгәл үтәлде, тигез эш алып барылды», — диде. 

«Штрафлар күләме дә сездә зур булу аңлашыла, чөнки сез катгый күзәтеп бардыгыз. Тигез, дөрес профессиональ эш шундый югары нәтиҗәгә китерде», — диде Анна Попова.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-01-2021/anna-popova-kovidka-karshy-k-r-sht-tatarstanda-ber-minutka-da-hafalanu-bulmady-5800248

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев