Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ата-аналар мәктәптә контроль эшләр саны турында сорауларын кайнар элемтә аша бирә ала

Белем бирү оешмаларына бер параллельдә һәр предмет буенча бәяләү процедураларын 2,5 атнага бер тапкырдан да ешрак үткәрергә киңәш ителми.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) мәктәпләрдә контроль һәм тикшерү эшләренең санына бәйле вазгыятьне мониторинглау өчен кайнар элемтә ачты.

Белем бирү оешмаларына бер параллельдә һәр предмет буенча бәяләү процедураларын 2,5 атнага бер тапкырдан да ешрак үткәрергә киңәш ителми. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бәяләү процедураларын үткәрүгә сарыф ителгән уку вакыты күләме агымдагы елда бер параллельдә фәнне үзләштерүгә бирелгән уку вакыты күләменең 10 процентыннан да артып китмәскә тиеш. Контроль эшләрне беренче һәм соңгы дәресләрдә үткәрмәскә, бер сыйныфта белем алучылар өчен көненә бердән артык контроль эш уздырмаска киңәш ителә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Мәктәпләргә шулай ук тикшерү эшләренә әзерләнү өчен уку процессын бер типтагы биремнәрне күп тапкыр үтәү белән алыштырмаска тәкъдим ителә.

«Рособрнадзорга конкрет белем бирү оешмалары һәм төбәк мәгариф идарәсе органнары белән алга таба эш алып бару өчен мәктәпләрдә бу киңәшләрнең ничек үтәлүе турында мәгълүмат алу мөһим», - дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Ата-аналар кирәгеннән артык сандагы контроль һәм тикшерү эшләре турындагы мәгълүматны махсус электрон почтага (grafik_kr@obrnadzor.gov.ru) җибәрә ала. Төбәк, мәктәпне һәм кире элемтәнең уңайлы алымын күрсәтергә кирәк, диелә хәбәрдә.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/03-11-2021/ata-analar-m-kt-pt-kontrol-eshl-r-sany-turynda-soraularyn-kaynar-elemt-asha-bir-ala-5842416

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев