Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә СВОга чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм китте.

Әтнә районы халкы махүсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде.

- Егетләребезгә җәйге киемнәр, медицина, гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек, шулай ук аларның шәхси сораган әйберләрне дә җибәрәбез, – диде эшне башыннан алып, ахырына кадәр оештыручы,  район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Абдуллина.

Шулай ук ир-егетләребезгә медицина кирәк-яраклары, дарулар, генератор һәм көпчәкләр дә җибәрелде. Волонтерларыбыз, әти-әниләр, район халкы белән тыгыз элемтә дә торып, ир-егетләребезгә барлык сораган, кирәк булган продукцияне дә тупларга тырышканнар.

Ә гуманитар ярдәмне туплап, ерак юлга кузгалган ир-егетләребезгә исән-имин йөреп кайтырга насыйп булсын. Махсус хәрби операция булган урынга барып җитеп, егетләребезне шатландырырга насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев