Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсендә “Яңа ел композициясе” дип исемләнгән осталык дәресе узды

Иң тылсымлы, могҗизалы, иң көтеп алынган һәм бөтен кешенең дә яраткан бәйрәме – Яңа ел якынлаша.

Аның белән бергә безгә бәхет, яңа өметләр, шатлык-куанычлы кәеф килә. Нәкъ менә шушы мизгелдә онытылмас очрашулар була, иң кадерле теләкләр, искиткеч могҗизалар тормышка аша. Шул уңайдан укучыларга 15 нче декабрь көнне Әтнә үзәк китапханәсендә “Яңа ел композициясе” дип исемләнгән осталык дәресе оештырылды. Чараны алып баручы китапханәче Йолдыз Ногманова Яңа елны бәйрәм итү тарихы, традицияләре, төрле илләрнең Яңа ел гореф-гадәтләре белән таныштырды. Осталык дәресендә катнашучылар үз куллары белән табигый материаллардан кечкенә генә кышкы могҗиза тудырдылар. Барлык укучылар эшләнмәләрен узләре белән алдылар, нәтиҗәләреннән канәгать калып,яңа ел кәефе бүләк иткән өчен китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерделәр. Киләчәктә дә бүгенгедәй зәвыклы очрашулар дәвамлы булып, кызыксынучылар тагын да артыр дип уйлыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев