10 сентябрьдә Казанда тарих фәннәре кандидаты Әнвәр Аксановның «Казанское ханство и Московская Русь» китабын тәкъдим итү чарасы булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хәбәр итә.
Чара 15:00 сәгатьтә Бауман урамы, 19 адресы буенча урнашкан «Ногай» кунакханәсенең «Тукай» конференц-залында узачак. Керү ирекле, әмма алдан теркәлү сорала.
Китап XV-XVI йөзләрдә Казан ханлыгы белән Мәскәү дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләргә багышлана. Автор бу чорның тарихи вакыйгаларын гына түгел, ә замандашлары – Мәскәү елъязмачылары, хроникачылары, дипломатлары һәм төрки-татар тарихи традицияләре вәкилләренең аларны ничек кабул итүләрен һәм тасвирлауларын да тикшергән.
Нәшрият мәгълүматлары буенча, тикшеренү билгеле вакыйгаларга яңача карарга һәм тарихи чынбарлыкны интерпретацияләр һәм мифлар белән чагыштырырга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев