Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә КВН уеннарына нокта куелды

Шаяннар,тапкырлар һәм мәзәкчеләр клубы бәйгесенең ярымфинал уеннарына нокта куелды.

Дүрт атна буе дәвам иткән КВН уеннары да тәмамланды. Күңгәр мәдәният йортында соңгы өч команда чыгыш ясалды. Һәр вакыттагыча алма төшәрлек тә урын юк иде.

Биредә Күңгәр авыл җирлегенең "Дөбер-шатыр", Олы Мәңгәр авыл җирлегенең "Мәңгәр әртисләре", Югары Сәрдә авыл җирлегенең "Әрле-бирле" командалары очрашты. Афәрин, командалар. Һәрвакыттагыча тамашачыны ял иттердегез, көндәлек мәшәкатьләрне оныттырып тордыгыз.

Финалга Югары Сәрдә авыл җирлегеннән "Әрле-бирле" командасы узды. 

Шулай итеп. Финалда Олы Әтнә, Комыргуҗа, Түбән Бәрәскә, Күәм һәм Югары Сәрдә авыл җирлекләре командалары көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев