Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар белән индивидуаль эш алып барыла

Рус телен сыйфатлы үзләштерү өчен, Олы Әтнә балалар бакчасында көннең икенче яртысында өлкән һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә көн саен программа материалын үзләштерүдә билгеле кыенлыклар кичергән балалар белән индивидуаль эш алып барыла.

Шуңа күрә балалар белән эшләгәндә балаларның сөйләм телен һәм иркен аралашуларының актив формаларына җәлеп итәргә тиешле ысуллар һәм алымнар кулланыла. Бу бик күп төрле дидактик уеннар һәм уен методикалары куллану белән тормышка ашырыла (« Угадай, кто?», «Отбери правильно», «Мой дом, моя семья», «Кому дадим?», «Расставь мебель»).
Үзләштерелгән лексика рус теле буенча эш дәфтәрендә ныгытыла. Бу эш төре график күнекмәләрне һәм балаларның күреп истә калдыру сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев