Балалар презентация карадылар
Мәктәпкәчә балачак –бала тормышының иң әһәмиятле чоры.
Шушы чорда ул кечкенә тикшерүчене хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мөхитне өйрәнәләр.Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә шуңа күрә дә балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Ябыштыру , әвәләү, яки рәсем ясау эшчәнлекләрендә балаларның үз куллары белән әйбер ясау, фантазияләү, мөмкинлекләре ачыла. Балалар үз эшләрен якыннарына зур кызыксыну белән күрсәтәләр. Олы Әтнә балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек 2 төркеме балалары «Городецкий бизәге» темасыннан уңай эмоцияләр алдылар. Балалар презентация карадылар, халык осталары эшләнмәләре белән таныштылар, әлеге картинага хас элементларны өйрәнделәр, төсләр кушып кирәкле төс китереп чыгардылар һәм үрнәкләрне кулландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев