Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхет ачкычы – ана кулында

Гөлфия Шиһапова – үзе дә яшь булуга карамастан, хәзерге буын өчен үрнәк, гомер юлын гаделлек үрнәге белән баета алган зат.

Яшеллеккә төренеп утырган Казак Үртәме авылында 5 баланың берсе булып дөньяга килә ул. Өч абыйсы һәм бер сеңлесе әтисе Рашат белән әнисе Нурфия кочагында тәрбияләнә.
Сер түгел, заманы шундый — әти-әни гел күмәк хуҗалык эшендә, ә балалар туган йортта хезмәт тәрбиясе белән үсә. Галиевләр дә шулай эшләп үсәләр.
2005 елны тормыш юлын Түбән Көек авылы егете Илгизәр белән бәйли. 2007 елны башка чыгалар — Олы Әтнәгә күченеп киләләр. Гөлфиянең хезмәт юлы үзенчәлекле, шигъри юллар белән «Без тормышта түбәннән югарыга таба күтәрелдек» дип әйтәрлек, валлаһи. Биредә шәхси кибеттә сатучы булып эшли, больницада санитарка, соңрак вахтада була.
«Олы улым — 2008 елгы Ислам, икенчесе — 2010 елгы Әдилә, 36 яшемдә, 2020 елда Ильяс улымны алып кайттым», — ди.
— Тормышка чыкканчы ук балаларымның күп булуын теләдем. Раббым насыйп итте — балагыз булмый дигән диагнозга ачу итеп бүгенге көндә өч бала тәрбиялибез. Заманында бик борчылдык. Беренчесе булганчы ук Раббымнан: «Исән-сау балам булса, дин юлына басам», дип сорадым...
Ә тарихы болайрак икән.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев