Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер ел эчендә 1,5 млн татарстанлы тикшерүләр узды

Covid-19 булуга карамастан, Татарстан «Сәламәтлек саклау»милли проекты күрсәткечләрен үтәгән.

Бер ел эчендә 1,5 миллионга якын татарстанлы профилактик тикшерүләрдә үз сәламәтлеген тикшерде. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

„Уртак көч белән без“ Сәламәтлек саклау» милли проектының иң мөһим күрсәткечләренең берсен үтәдек — профилактик тикшерүләрне 1,5 млн.тирәсе кеше узган", — дип билгеләп үтте спикер.

Марат Садыйков, яңа коронавирус йогышы аркасында кертелгән чикләүләргә карамастан, мондый санга ирешеп булды, дип өстәде.

15 августтан башлап профилактик тикшерүләрнең барлык төрләре һәм ММИ чаралары хисабына диспансерлаштыру яңадан торгызылды, дип искәртте министр. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларны ерак авыллардан һөнәри карау өчен район үзәкләренә илтүне дә дәвам иттеләр. Әлеге эш «Демография»милли проекты буенча алып барылды.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/health/20-01-2021/za-god-v-tatarstane-1-5-mln-tatarstantsev-proshli-profosmotry-5800231

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев