Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Без бурычлы

Сания Самикова, Яңа Әтнә авылы

Туган телем,
газиз татар телем,
Күңелемә шундый
якын син.
Әткәм-Әнкәм теле,
Тукай теле,
Җәүһәрләргә
тиңлим сине мин.
Син Такташлар теле
һәм Мусалар,
Мәрҗәниләр,
Сибгат Хәкимнәр.
Һәркайсысы синең
телең белән,
Горурланып алар яшәгән.
Бурычларын
алар үтәгәннәр,
Телебезне безнең
саклаган.
Үзләренә авыр
чакларда да,
Телләрен һәм динен
сатмаган.
Алар китте, бурыч безгә
калды,
Газиз туган телне
сакларга.
Бетерергә теләп
тырышсалар да,
Кимсеттермәскә аны,
якларга.
Балаларга һәм
оныкларыбызга,
Тапшыралсак
әгәр без аны.
Бездән алда яшәп
киткәннәрнең,
Тыныч булып
ятар җаннары.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев