Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фазлыева: QR-код антитәнчекләре булган һәм прививка ярамаган татарстанлыларга бирелми

«Вакцинация ярамаган кешеләргә җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга кирәк», — диде вице-премьер.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска антитәнчекләре күп булган һәм вакцинация ярамаган татарстанлыларга QR-код бирелми.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева брифингта шул хакта ачыклык кертте. «Антитәнчекләре күп буган кешеләргә дәүләт хезмәтләре порталында сертификат каралмаган», — диде.

Ниндидер сәбәпләр аркасында прививка ясатырга ярамаган кешеләр дәүләт хезмәтләре порталында QR-код ала алмаячак.

«Вакцинация ярамаган кешеләргә җәмәгать урыннарына барудан тыелып торырга кирәк», — диде Ләйлә Фазлыева. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, андый кешеләр эш урыннарында кала ала, тик профилактика чаралары бик катгый үтәлергә тиеш. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-10-2021/fazlyeva-qr-kod-antit-nchekl-re-bulgan-m-privivka-yaramagan-tatarstanlylarga-birelmi-5841140

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X