Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чит илгә чыгуны тыю

РФ Конституциясенең 27 маддәсенең 2 өлеше ни­ге­зендә һәркем Россия Федерациясеннән читкә ирекле рәвештә чыга ала.

РФ гражданы Россия Фе­­дерациясенә тоткар­лык­­сыз әйләнеп кайтырга хокуклы. Чикне узу тәр­тибе 1996 елның 15 ав­густындагы «Россия Фе­де­ра­циясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәр­тибе турында»гы 114-ФЗ но­мерлы Федераль закон бе­лән җайга салына. Россия граж­данинының чит илгә чыгуына вакытлыча чикләү нигезләре булып, аерым алганда, аның суд тарафыннан йөкләнгән йөкләмәләрне үтәүдән читләшүе тора. Чит илгә китә алмаучы гражданнар исемлегенә еш кына алиментлар, административ штрафлар түләмәүче, кредитлар буенча бурычларын үтәмәүчеләр, коммуналь хезмәтләр, салымнар, иминият взнослары түләмәүчеләр эләгә. Суд прис­тавы-башкаручы тарафыннан бурычлының РФнән чыгуына вакытлыча чикләү турында карар чыгару бурычлы тарафыннан билгеләнгән срокта башкарма документ таләпләрен нигезле сәбәпләрсез үтәмәгән очракта мөмкин – башкарма документта күрсәтелгән бурыч суммасы алиментларны түләттерү, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау, туендыручының үлеменә, мөлкәти зыянга һәм (яки) җинаятькә китергән мораль зыянны каплау турындагы таләпләр буенча 10000 сумнан артып китсә,  башка таләпләр буенча бурыч суммасы 30000 сумны тәшкил итсә, 10000 сумнан артып китсә, ләкин ирекле үтәү срогы тәмамлангач, ике ай үткәннән соң түләнмәгән бул­са – башкарма документта милексез характер­дагы таләп бар. Бурыч бер­ничә үтәлмәгән милек та­ләпләреннән килеп чыгарга мөмкин, аларның һәркайсы, аерым алганда, югарыда күрсәтелгән суммадан артмый. 2021 елда Әтнә районы суды тарафыннан ил чикләреннән читкә чыгу өчен вакытлыча чикләүне билгеләү турында 2 административ эш тикшерелеп,чикләүләр билгеләү турында карар чыгарылды. Акча яки башка мөлкәт булмау закон таләпләрен үтәмәүгә  сәбәп булып тормый. Димәк, бурычлының Россия Федерациясеннән чыгу хокукы вакытлыча чикләнә.
Әтнә район суды мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев