Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галимова мәҗбүри прививка турында: Бу чараларның максаты – кеше гомерен саклап калу

Соңгы көннәрдә коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять сизелерлек начарайды, диде Кремльнең рәсми вәкиле.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри прививка ясатырга тиешле категорияләрнең моңа кадәр дөнья күргән исемлегенә аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, бу — куркыныч инфекцияләр таралган шартларда нормаль хәл.

Спикер әлеге опциянең яңалык булмавын һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) халыкның аерым категорияләре өчен башка куркыныч авырулар таралган очракларда мондый күрсәтмәләрне даими рәвештә бирүен искәртте.

«Бүгенге көнгә кадәр Роспотребнадзор вакцинациянең кирәклеге турындагы күрсәтмә бирергә хокукы барлыгын күп тапкырлар әйтә килде. Әйтик, кайсыдыр урында ниндидер чир таралган очракта. Алар мондый күрсәтмәләрне һәрвакыт бирде, бу — инфекция таралуга юл куймау буенча аларның эше. Хәзер дә алар шул ук эшне башкара, чөнки агымдагы вазгыятьне яхшы аңлыйлар», — дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, соңгы көннәрдә коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять сизелерлек начарайды. Бу шартларда чикләүләрне кичектерү турында сөйләү урынсыз.

«Соңгы көннәрдә күпме кеше вафат була — бу саннарны ишетүе дә куркыныч. Әйе, яңа чаралар бөтен кешегә дә ошамаячак. Әмма аларның ахыргы максаты — кешеләр тормышын, якыннарыбыз һәм туганнарыбызның гомерен саклап калу», — дип сүзен төгәлләде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

 Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/12-10-2021/galimova-m-b-ri-privivka-turynda-bu-charalarny-maksaty-keshe-gomeren-saklap-kalu-5840913

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев