Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиде кат үлчә...

Бер кат кис, дигән татар халык мәкале әлеге очракка бик туры киләдер, мөгаен.

Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да, кредит алмыйча калмагандыр. Моның сәбәпләре дә төрле. Кредит алганда иң беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк соң?

Иң элек кредитларны кем бирә алуын белик. Иң беренче чиратта, банклар, микрофинанс оешмалары, кулланучы кооперативлары, ломбрадлар (моның өчен аларның махсус рөхсәте, лицензиясе булырга тиеш).

Әгәр компаниянең лицензиясе булмаса да, кулланучыларга кредит бирә икән, димәк сезнең алда легаль булмаган (кара) кредитор.

Әгәр сезгә кредит яки займ тәкъдим иткәндә, уйларга да вакыт бирмиләр, килешүне кичекмәстән имзаларга үгетлиләр икән, бу иң отышлы тәкъдим, дип басым ясыйлар икән – бу очракта килешүне имзаларга кирәк түгел дигән нәтиҗә ясарга сәбәп бар. Кредит алганда юрист белән киңәшләшергә була. Легаль кредитор документларында барлык шартлар: килешү төзү тәртибе, аны кире кайтару шартлары төгәл язылган булырга тиеш. Кредитор сезне алар белән таныштырырга һәм сезгә документларны бирергә бурычлы. Кара кредиторлар бурычларны түләтүдә кара ысуллар кулланалар: янау, куркыту, сезнең хезмәттәшләр, дуслар, туганнарыгыз белән сөйләшүләр.

Бары тик легаль кредитордан гына кредит яки заем алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев