Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җир күзәтчелеге нәтиҗәләре һәм коррупцион куркынычлар турында

Җир контролен гамәлгә ашыручы Әтнә районы җирле үзидарә органнарының берсе – мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә коррупцион куркынычлылык очраклары булып тора. Бу очрак бигрәк тә, җир кишәрлекләрен сату яки арендага бирү буенча аукцион үткәрү юлы белән җир кишәрлекләре биргәндә күзәтелергә мөмкин.

2021 елның 6 аенда арендага җир кишәрлекләре бирү буенча үткәрелгән аукцион сатулары саны турындагы мәгълүматны исәпкә алып, район халкы шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен 2 җир участогы һәм кибет урнаштыру өчен арендага 1 җир участогы алган. Коррупция куркынычы булуга карамастан, җир кишәрлекләре бирүнең регламент сроклары үтәлгән.

2021 елның бе - ренче яртыеллыгында мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча 8 мөрәҗәгать керде. Муниципаль милекне арендалау килешмәләре төзү 4 данә тәшкил итә.

Аренда түләү бәясен билгеләү бәйсез эксперт тарафыннан бәяләү юлы белән башкарылды. Бинаны арендага бирү аукцион аша башкарыла. Күчемсез милек һәм әлеге объектларны сату эшләре башкарылмады.

2021 елның 1 яртыеллыгы эчендә консолидацияләнгән бюджетка 913 мең 200 сум күләмендә салым булмаган керемнәр керде, шул исәптән:

– җир кишәрлекләрен арендалаудан – 682 мең 040сум;

– җир кишәрлекләрен сатудан – 3 мең 500 сум;

– муниципаль милекне арендалаудан– 227 мең 300 сум. 

Райондагы төрле чаралардан видеоязмалар, туры эфирларны, инстаграмм челтәреннән танышып, карап бара аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев