Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ислам нуры – мәчетләрдә

Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган, Бөтендөнья татар конгрессы, “Ислам нуры – мәчетләрдә” дип исемләнгән конкурс оештырды.

Катнашучылар үз төбәкләрендәге мәчетләр, аларның тарихы, имамнары, авылда дин үсешенең бүгенгесе турында эчтәлекле язмалар һәм кызыклы фотосурәтләр җибәрде. Конкурска эшләр Татарстанның төрле районнарныннан, шулай ук Омск, Самара, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан килде. Мин бу конкурска Әтнә районы Бәрәскә авылында урнашкан, сәүдәгәр Ибраһим Борнаев үз акчасына төзеткән, беренче таш мәчетнең тарихын, бүгенге көндәге торышы турында язма җибәргән идем һәм 2 урын яуладым.

8 июнь көнне, әлеге конкурста җиңүчеләрне башкалабызның “Дворянское гнездо” ресторанында бүләкләделәр. Бәйрәмне Васил Шәйхразыев исеменнән Данис Шакиров ачып җибәрде. Чарада Казан шәһәренең таш мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс та катнашты. Тантанада мәчет төзеткән, туган авылларына ярдәмләшеп торучы эшмәкәр ханымнар да чакырулы иде. Бүләкләү чарасы аларның чыгышлары, артистларның җыр-моңнары белән үрелеп барды. Конкурсны оештырган Бөтендөнья татар конгрессына хөрмәтем чиксез.

Айсылу Сәгъдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев