Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кая илтер, кая алып барыр бу катлаулы тормыш юллары?

Мөхтәр абый Минһаҗев әйткәнчә, бу юллар уйландырып кына калмый, баш әйләнәсен әллә ничә кат, төрле уйлар белән урап, һичбулмаса, яхшы ягын уйларга мәҗбүр итә!

Бүген дөньякүләм тантаналы бәйрәм - Белем көне!
Кечкенәдән үземнең 1 сентябрьне ничек өзелеп көткәнем истә калган. Бик дулкынландыргыч мизгелләр алар! 😪 Аларны елмаеп искә алсам да, күңелемнең бер чите ирексездән күз яшьләрен тамыза. Алай да, бәхетле балачак булган! Ни өчен дисезме? Авылыбызда башлангыч мәктәп булуы белән. Безне укытырга ашкынып торган укытучыбыз - Рәмилә апабыз Ситдикъ кызы булуы белән!
Аякларыбыз идәнгә тиеп тормагач(шулкадәр кыска булганбыз , нәниләр), подставкалар ясап биреп, без аларны алып килгәнебез нык истә. Шушыннан чыгып та, никадәр бәхетле булуыбызны, мин янә азсызыклый алам икән. Нинди генә буйда, нинди генә акылда булсак та, ирекле рәвештә, үзебез мәктәпкә барып - кайтып йөри алганбыз диеп уйлап куям. Бу сүзләр белән берничек тә, беркемне дә үпкәләтәсем килми. Тормышның кануннары безнең теләкләр белән санашып торырга вакыты югын да без ачык беләбез. Үз авылымда мәктәп бар дигән төшенчә генә дә: "Авыл яши бит, сулый!!!" - диеп, күкрәк киереп йөрергә сүз иреге өсти.
Дусым авылы мәктәпле булуы белән бәхетле! Димәк, аның авылы бар! Шушы сыйфатларны булдырырга җан атып торучы әти - әниләр бар! Һәм әлбәттә, эшлим диеп торган мөгаллимнәр бар!
Бәйрәм белән һәммәбезне! Зур сабырлыклар белән, олы уңышларга ирешеп яңа уку елын башлап, тәмам кылырга насыйп әйләсен!

Альбина Хакимова, Дусым клубы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев