«Казан Арты – Әтнә төбәге»
Әтнә районы башкарма комитеты, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә районы җирлеге, Әтнә районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Әтнә таңы” газетасы белән берлектә чираттагы “Казан арты – Әтнә төбәге!” дип исемләнгән районкүләм бәйге игълан итә.
Бәйге шарты буенча берничә номинациядә катнашырга мөмкин булачак. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Башладык, сездән язмалар көтеп калабыз.
Әтнә районы башкарма комитеты
Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге
Бөтендөнья татар конгрессының Әтнә районы җирлеге,
Әтнә районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының
Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан үткәрелүче
«Казан арты-Әтнә төбәге!» I-нче район күләм конкурсына
Шартнамә.
I. Гомуми шартнамә.
1.1.Шартнамә нигезендә Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан «Казан арты-Әтнә төбәге» иҗат бәйгесе игълан ителә. Фикерли белү, үз каләмең аша шул фикерне башкаларга җиткерү зур талант сорый. Әтнә районы иҗади якын килеп эшләүче, иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларына, яшьләргә дә, тәҗрибәле каләм осталарына бик бай.
1.2.Татар теленең байлыгын, татар халкының кунакчыллыгын, борынгы гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен чагылдыру, аны киләсе буыннарга җиткерү безнең төп бурыч булып тора. Шул уңайдан «Казан арты-Әтнә төбәге» — иҗат бәйгесе Әтнә районында яшәүче кешеләрнең тормыш-рәвешен, уй-хыялларын, теләкләрен яктырткан язмалар кабул итә. Алар нигездә журналистик әсәрләр, публицистик язмалар, үзләре иҗат иткән шигъри тәлгәшләр, чәчмә әсәрләр, очерклар, эсселәр булырга мөмкин. Шулай ук аудио-видео язмалар (сюжет-тапшырулар); интернеттагы (сайт, социаль челтәрләрдә һәм блогларда урнаштырылган) иҗади текстлар, яхшы эчтәлекле һәм фикерле язмалар да бәяләнәчәк.
1.3.Бәйгедә 7 яшьтән башлап һәркем катнаша ала. Бәйгегә килгән язмалар «Әтнә таңы» газетасында, телеграмм битләрендә яктыртылачак.
1.4. Бәйгенең алдагы елларында җибәрелгән язмалар кабул ителми.
1.5. Конкурсның шартлары һәр җирлектәге «Ак калфак» оешмасының вәкилләре ярдәмендә һәм мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, укытучылар, авыл җирлеге булышлыгы нәтиҗәсендә башкарылып чыга. Төп җаваплылык «Ак калфак» ның җирлектәге вәкилләренә йөкләнә.
II. Конкурсның максатлары һәм бурычлары
2.1.«Казан арты-Әтнә төбәге» — иҗат бәйгесенең төп шарты булып районыбызда яшәүче балаларның, яшьләрнең, урта һәм өлкә буынның татар телен никадәр камил белүен, үз фикерен ана телендә яхшы итеп аңлата белүенә, районыбыз тормышын, халыкның көн-күрешен яктырта алган әсәрләрен тәкъдим итүе, яшь каләмчеләрнең иҗаты белән танышу, аларны туплау һәм укучы балаларның үз фикерен җәмгыятькә белдерү тора.
2.2. Бәйгегә түбәндәге бурычлар куела:
— укучыларның һәм яшьләрнең иҗади эшчәнлеген фикерләү сәләтен үстерү;
— туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
— мәкалә, шигырь, хәбәр, хикәя, әкият, парча, репортаж, интервью кебек жанрларда иҗат итү теләге уяту;
— төрле һөнәр ияләре һәм иҗади шәхесләр белән очрашу һәм чыгыш ясау сәләтләрен үстерү;
— районыбыз үсешен тоткарлаучы күренешләргә тәнкыйть күзлегеннән карау;
— районыбыз тормышына битараф булмаган каләмдәшләрне барлау;
— яшьләрнең бүгенге көн проблемаларын дөрес бәяли алуын билгеләү, наркотикларга, сәламәт яшәү рәвешенә карашларын ачыклау, фикерләрен белдертү.
III. Конкурсның таләпләре
3.1.Әтнә муниципаль районы күләмендә үткәрелә торган "Казан арты-Әтнә төбәге«иҗат бәйгесендә 7 яшьтән башлап һәркем катнаша ала.
3.2. Бәйгегә түбәндәге темалар астында язмалар кабул ителә:
1. «Галәмдәге каләмдә» (ирекле тема)
2. "Озын тәнәфес"(мәктәпкә бәйле хатирәләр, истәлекләр, бүгенге мәктәп тормышы, үрнәк укучылар)
3. "Авылымның йөзек кашы«(җирлектә туган үрнәк кешеләр хакында, профессорлар, күренекле кешеләр, борынгы сәүдәгәрләр, авыл үсешенә йогынты ясаган яшьләр)
4. «Милли мирасыбыз остазлары» (алтын куллы кешеләр, корәш батырлары — борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне йолаларны саклаучылар һәм башкалар)
5. «Замана афәтенә бездэ урын юк » (начар гадәтләр, наркомания, алкоголизм, СПИД)
3.3. Язмаларны 2023 елның 10 ноябреннән «Әтнә таңы» газетасы редакциясенә яки Әтнә районы яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенә (odms. atnja@mail. ru) юллый аласыз. Үзегез турында ирекле формада бәян ителгән хат, элемтә өчен телефон, адресыгызны күрсәтү сорала (анкета-заявка).
3.4.Эшләр 14 шрифт, Timеs new Roman, текст редакторы Word, юл арасы 1,5 кысаларында башкарылган булырга тиеш.
IV. Конкурсны бәяләү.
4.1.Конкурста катнашучыларны туплау барышында иң күп язмалар юллаган авыл җирлеге, белем бирү оешмалары, "Ак калфаклы"ларның җирлек җитәкчеләре аерым бәяләнәчәк.
4.2.Җиңүчеләрне бәйсез экспертлар, җюри билгели һәм "Казан арты-Әтнә төбәге«бәйгесенең йомгаклау турына чакырыла.
4.3. Жюри әгъзаларының карары беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм соңгы документ булып кала, ул яңадан каралмый, шикаять белдерелми.
4.4.«Гран-При» уңышлы дип табылган иң яхшы иҗат эше өчен бирелә. Бәйгенең җиңүчеләре (Гран-при, 1,2,3 урын) мактау грамоталары белән бүләкләнә.
V. Конкурсны үткәрү тәртибе.
5.1.Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан «Казан арты-Әтнә төбәге» иҗат бәйгесе 3 этаптан торачак.
1 этап. Конкурска килгән эшләрне кабул итү-«Әтнә таңы» газетасында, вконтакте битләрендә чыгару: 10 ноябрь 2023 ел — 10 январь 2024 ел.
2 этап. Конкурска килгән язмаларны тикшерү — 10-30 январь 2024 ел.
3 этап. Йомгаклау чарасы. 12 февраль 2024 ел.
5.2. Бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып конкурсның үткәрү этаплары үзгәрергә мөмкин.
5.3. Конкурс хакында тулырак мәгълумат алу өчен (884369)2-10-48 номерына шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев