Казанда 78 яшьлек хатын-кызның өй телефонына хокук саклау органнары хезмәткәре исеменнән билгесез кеше шалтыраткан.
Ул хатын-кызга туганы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын хәбәр иткән. Проблеманы хәл итү өчен, мошенниклар аңа курьер аша акча биреп җибәрергә кушкан. Өлкән яшьтәге хатын-кыз 300 мең сум акчасын биреп җибәргән.
Полиция хезмәткәрләре курьерның шәхесен ачыклаган һәм аны кулга алган. Ул 18 яшьлек Казан кешесе булып чыккан. Егет бу эшне интернетта табуын әйткән һәм гаебен тулысынча таныган.
«Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.
Нет комментариев