Хәбәрләр

Казанда пешекчеләрнең уртача хезмәт хакы 71 мең сум тәшкил итә

Бу хакта «Татар-информ»га HR-эксперт Зулия Лоикова хәбәр итте.

Казанда пешекчеләрнең уртача хезмәт хакы 71,1 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»га HR-эксперт Зулия Лоикова хәбәр итте.

«Казанда пешекчеләрнең уртача хезмәт хакы 71 152 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта күпчелек 60 мең сумга эшли. Шулай ук 70-85 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итүче вакансияләр бар», – ди Лоикова.

Аның сүзләренә караганда, кайбер очракларда Казанда пешекчеләр 100 мең сумнан артык хезмәт хакына да исәп тота ала.

 


Нет комментариев