Күәм авылында ял паркы үзгәрә
Хәбәрләр

Күәм авылында ял паркы үзгәрә

Төрле размердагы спорт объектлары да, балалар мәйданчыгы да, “Яшел зона”лар да булуы да көтелә.

Күәм авыл җирлеге һәм мәдәният йорты каршында калкып чыккан бу паркта ял итү, күзәтү астында балаларны уйнату, өлкәннәр өчен дә рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнү мөм­кинлеге каралган.
Әле эш бара гына, әмма инде монда килеп уйнаучы балалар бик күп икән. Балалар мәйданчыгына кайбер төр җиһазлар урнаштырылган да инде, йомшак резина аслык түшәлгән. Егылып аяк-кулларын авырттырырлар дип артык куркырлык түгел. 
 


Нет комментариев