Күәм балалар бакчасы экскурсиядә
Хәбәрләр

Күәм балалар бакчасы экскурсиядә

Балалар бик кызыксынып табигать белән танышалар.

«Иртә яздан кояш карый башлауга, балалар белән әйләнә-тирәне күзәтергә чыгабыз. Якын тирәдәге урыннарны, урамнарны, су буйларын, иген басуларын урап кайту баларга бик ошый. Җәяү йөргәндә бала әйләнә-тирә белән таныша, күзаллавы арта. Балалар кызыксыналар, күзәтәләр. Бүген дә без  туган авыл буйлап сәяхәттә. Яңалыклар күп, авылның хоккей мәйданчыгын яңарталар, без яратып карый торган сулыкка үрдәкләр килгән», – дип хәбәрләрен уртаклашты Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе Рафия Гатауллина.


Нет комментариев