Дәүләт Думасы депутатлары күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә балаларын чыгарылыш кичәләренә әзерләү өчен бер тапкыр бирелә торган түләү кертергә тәкъдим итте.
Әлеге инициатива белән депутатлар Сардана Авксентьева, Ксения Горячева һәм Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка мөрәҗәгать иткән. Документ ТАСС карамагында бар.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә балаларны укырга керергә әзерләү, мәктәп формасы, спорт киеме һәм башка кирәкле әйберләр алу өчен түләүләр яки компенсацияләр бирелә. Әмма мондый чаралар гаиләләргә уку елы башланганда ярдәм итүне генә күздә тота, балалары мәктәп тәмамлаучы ата-аналарның чыгарылыш кичәсе, аттестатлар тапшыру тантанасы, фотосессияләр, кием-салым, транспорт һәм баланың рәсми мәктәп чараларында катнашуы кебек чыгымнарын исәпкә алмый.
Нет комментариев