Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күз тимәсен үзенә

Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.

Аны шушы олы юбилее белән Олы Әтнә авыл җирлегеннән килеп котладылар. Россия президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән котлау сүзләрен ишеткәч, елмаеп ук җибәрде.

  • Яшьлегем гел ал да гөл генә булмады. Авырлыкны, михнәтне күп кичердем. Шөкер, бер ул һәм бер кыз үстердем. Тормышымнан бик канәгать, зарланырга ярамый, дип елмая.

Шулай да вакытында тулы белем алалмавына үкенә. “Һаман шул җитмәүчелек, тормыш михнәте, хәтта кияргә кием булмау аркасында мәктәпне ташларга мәҗбүр булдым”, - ди.

Шөкер, үз-үзен тотышы, төсе-кыяфәте белән күпләргә үрнәк әле ул, күз генә тимәсен үзенә. Озын гомерле, бәхетле тормыш юлы кичәргә язсын үзенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев