Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәлакәт урының билгелеме?

Районның ЮХИДИ бүлеге бу хакта ни уйлый?

4-10 октябрь көннәрендә ЮХИДИ тарафыннан район юлларында техника йөртүчеләрнең 35 закон үтәмәү очрагы ачыкланган. Шуларның 4се авария урынына махсус билге куймау белән бәйле. Әлбәттә, бу протоколда чагылыш таба; өстәмә чыгым дигән сүз.

Шушы чорда 3 автоның номерлары пычрак, танымаслык булу сәбәпле, тоткарланганнар. Моннан тыш, 10 авто иясенең "страховка"сы булмаган. Ул гына да түгел, 4 вак юл һәлакәте теркәлгән, 1 кеше административ кодекс нигезендә, 20.25 маддә буенча - штрафын вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылган. Бу хакта ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.

Кабат җәяүлеләрне телгә алмыйча булмый. Киемдә яктырткыч элемент булырга тиешлекне гел  язабыз, тик күпләр моны үтәми. Әйтик, караңгыда эштән кайтучы һәм асфальт юл буйлап каршыга килүчене чамалавы бик кыен. Ә инде шул вакытта каршыга машина да килсә, бөтенләй күрерлек түгел. Бәхәссез факт: юлга яктырткыч элементсыз чыгучылар да зур куркыныч тудыралар! Ә сез ничек уйлыйсыз, укучылар? Фикерегезне языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев