РФ Мәдәният министрлыгы һәм Цифрлы үсеш министрлыгы МАХ мессенджерында чараларга билет эзләү хезмәтен эшләтеп җибәрде.
Илнең барлык төбәкләрендәге афишаны карарга, кинога, музейга, концертка яки күргәзмәгә билетларны «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» мини-кушымтасы ярдәмендә сатып алырга була.
Билет алу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
хезмәтне эшләтеп җибәрү,
экранның аскы өлешендәге сул яктагы төймәгә басу,
шәһәрне сайлау,
чараны сайлау,
оешманың сайтында билет сатып алуны төгәлләү.
Мини-кушымтаны сылтама буенча яки эзләүгә «мәдәният» сүзен язып табарга була.
Нет комментариев