Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген әйтте

2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» республика программасы дәвам итәчәгенә ышандырды. Быел аны гамәлгә ашыруга 8 млрд сум акча тоту планлаштырыла.

«Узган ел без 8 млрд сум сарыф иттек. Быел да шундый ук чыгымнарны планлаштырабыз. Без баштан ук бу программаны өч елга планлаштырдык. Әмма бөтен эшләрне башкарырга ким дигәндә, биш ел кирәк», — диде республика җитәкчесе федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «бу бик яхшы программа». «Ишегалды бит ул күңел халәте кебек. Ә пенсия яшендәге кешеләр, балалы хатын-кызлар өчен бу яшәү мохите», — дип өстәде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, ишегалларын төзекләндерү буенча барлык эшләр сыйфатлы башкарылырга тиеш. «Подрядчылар белән килешү төзелгән бит. Әгәр алар акча алган икән, эшләргә тиеш. Планлаштырылган бөтен нәрсә үтәлергә тиеш», — диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/03-03-2021/mi-nehanov-bezne-ishegaldy-programmasyn-gam-lg-ashyru-d-vam-it-ch-gen-ytte-5810410

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев