Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мул сулы, гүзәл болынлы, яшеллеккә төренгән авылым Югары Сәрдә

Газета битләрендә Югары Сәрдә авылы хакында язган мәкаләгә кайтаваз буларак килде бу язма.

Югары Сәрдә авылы Казансу кушылдыгы Кызылсу елгасы буенда урнашкан. Олы Әтнәдән - 15 км, тимер юл станциясе Коркачыктан - 12 км, Казаннан 62 чакрым ераклыкта ул. Сәрдә - борынгы һәм тарихи авыл. Моңа дәлил - археологлар Югары Сәрдә, Урта Сәрдә, Түбән Сәрдә авылларында 15 гасырның беренче яртысына караган кабер ташлары тапканнар. 

Сәрдә исеме ничек килеп чыккан? Бер риваятьтә авыл территориясендә әле дә очраштыргалаучы сәрдә үләненнән диләр. Икенче бер риваять буенча борынгы заманда биредә яшәгән чирмешләр белән бәйлиләр.

1917 елгы революциягә кадәр монда 360лап шәхси хуҗалык яшәгән һәм авыл 2 мәхәлләле булган. Авыл уртасында базар һәм 5 кибет эшләгән.

Сер түгел, һәр авылның үзенә генә хас һөнәре була. Биредә тырыш игенчеләр, уңган балта осталары, кул эшенә җитез булган хатын-кызлар яшәгән.

Ә бүгенге көндә авыл, нигездә игенчелек белән көн күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев