Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Озын гомер – Аллаһы Тәгалә бүләге

Мәсхүт абый – нәселләрендә шушы яшькә җиткән беренче кеше

Авылыбызның ир-атлары арасында иң өлкән һәм шул ук вакытта иң хөрмәтле кешеләрнең берсе – Мәсхүт Закир улы Шакировка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Олы Мәңгәр авылында, улы Илнур, килене Розалия гаиләсе белән гомер кичерә Мәсхүт абый. Гомеренең 46 елын күмәк хуҗалыкка хезмәткә багышлаган ил агасы өйләренең төп тоткасы, иң кадерле кешесе.

Мәсхүт Шакиров җиде балалы гаиләдә икенче булып дөньяга килә. Әтисе Закир ул чакта авыл советы рәисе булып эшли, әнисе Кәшифә исә өйдә балалар карый. Сүз уңаеннан, Кәшифә апа Кушлавычның Гомәр мулла кызы була. Мәсхүт абый әйтүенчә, Гомәр мулла күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның туганнан туганы булган. Еллар узып, дингә карашлар үзгәргәч, үзенең исламга кереп китүен дә, байтак еллардан бирле авылыбызның дини тормышында җан- фәрман тырышып йөрүен дә, Мәсхүт абый әнә шул әнисе ягыннан булган муллалар нәселеннән килә дип уйлый.

Самими балачагын сугыш урлаган чор баласы Мәсхүт Шакиров. Сугыш башланганчы әтисен өлкән бригадир итеп Бөгелмә чуен юлы төзелешенә җибәргән булалар. Мәсхүт ага әтисе белән атта шул төзелешкә барганын әле дә хәтерли. Сугыш хәбәре килүгә, аны янәдән Олы Мәңгәргә, үзе җитәкләгән җиденче бригадага чакыртып алалар. Алдынгы бригадир туган җирендә кирәгрәк була, күрәсең. Әмма озак та үтми, сугышка чакырып, кәгазь килә. Алдынгы булганы өчен хуҗалык Закир ага гаиләсенә ике пот он бирергә дип карар чыгара. Әмма, ул онны сабыйларга ашау насыйп булмый. Закир абый сугышка алынганнан соң аның урынына килгән бер авылдашлары үзенең өенә алып кайтып куя.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев