Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Парк юллары чистарды

Әтнәдә кичке якта саф һава сулап «Туган ягым» ял паркында йөрүчеләр хайран.

Шунсы куандыра паркта йөрүчеләр өчен бар шартлар да тудырылган. Парк юлларын районыбызның коммуналь хуҗалык техникалары кардан чистарттылар бүген. 

Урамда кыш. Чиста салкын һава.
Талгын гына йомшак кар ява.
Ә мин йөрим кышкы урам буйлап,
Әкрен генә төрле уйлар уйлап.

Нинди аклык, паклык тирә-якта!
Мин яратам кышны шуның өчен!
Саф һавасы бирә сихәт миңа,
Һәр сулыштан арта минем көчем.

Сезгә әйтәм: кышның һәрбер көнен
Саф һавада йөреп үткәрик!
Ходай биргән бушлай дәва белән
Күңелләребезне күтәрик!

Менә кайда кирәк ул узышу -
Сулап калыйк кышның һавасын!
Һәрберебез сау-сәламәт булсын,
Ак кышларның тойыйк дәвасын!

Фәнзилә Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев