Бангладешта пассажир автобусы елгага төшкән. Ким дигәндә 18 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә The Daily Star.
Автобуста барлыгы 40ка якын кеше булган. Автобус понтонда булганда һәм паромга утырырга әзерләнгәндә елгага төшеп киткән. Ярга мөстәкыйль рәвештә 11 кеше чыга алган.
Автобусны елгадан авариядән соң 6 сәгать узгач кына күтәреп чыгара алганнар. Берничә пассажир әлегә кадәр хәбәрсез югалган булып санала.
Нет комментариев