Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин гражданнарны хәрби комиссариатка килмичә генә исәпкә кую турында хәбәр итәргә кушты

РФ Президенты Владимир Путин 2024 елның 15 гыйнварына кадәр гражданнарны хәрби комиссариатка шәхсән килмичә генә хәрби исәпкә кую һәм электрон повесткалар турында докладлар тәкъдим итәргә кушты. Бу күрсәтмәләрнең барысы да Кремль сайтында урнаштырылган.

Дәүләт башлыгы шулай ук РФ Саклану, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыкларына түбәндәге эшләрне оештырырга йөкләмә бирде:

- россиялеләргә повесткалар реестрында шәхси кабинетка автомат рәвештә керү мөмкинлеген бирү;

- гражданнарга аларга карата хәрби комиссариат повесткасы буенча килүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлы чаралар кулланылуы турында мәгълүмат бирү;

Билгеләп үтелгәнчә, ведомстволар гражданнарны, электрон повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән очракта, Россиядән чыгуны вакытлыча чикләячәкләре турында кисәтергә тиеш.

Югарыда санап үтелгән башкарылган эшләр турында докладны Путинга шулай ук 2024 елның 15 гыйнварына кадәр һәм алга таба айга бер тапкыр тәкъдим итәргә тиешләр.

РФ саклану министры Сергей Шойгу белән цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев әлеге йөкләмәләрне үтәүдә җаваплы итеп билгеләнде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев