Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роскомнадзор Россиядә News.Google сервисына керү мөмкинлеген чикләде

News.Google сервисы Россия Генераль прокуратурасы таләбе нигезендә блокировкаланган.

Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) Россия территориясендә News.Google сервисына керү мөмкинлеген чикләде. Бу хакта «Известия» газетасы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Роскомнадзорда ачыклык кертүләренчә, News.Google РФ Генераль прокуратурасы таләбе нигезендә блокировкаланган.

Ведомствода сервисның «Украина территориясендәге махсус хәрби операция барышы турында дөрес булмаган һәм иҗтимагый әһәмияткә ия мәгълүматны үз эченә алган күпсанлы язмалар һәм материаллар белән танышу мөмкинлеген тәэмин итүен» дәлил итеп күрсәтә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/24-03-2022/roskomnadzor-rossiyad-news-google-servisyna-ker-m-mkinlegen-chikl-de-5852009

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев